Августта Татарстан Росреестры сату-алу килешүләре (ДКП) нигезендә хокукларның 15 877 күчүен теркәгән. Чагыштыру өчен: июльдә андый сату-алу килешүләре 13 692 булган.
Шул ук вакытта күчемсез милек объектлары төрләре буенча сату-алу килешүләрен теркәүләр саны тулаем Татарстан буенча артты:
- торак биналарга - 15,1% ка - июльдәге 4 691 дән августтагы 5 397 гә кадәр;
- шәхси торак йортларга – 8% ка - 1 209 дан 1 305 кә кадәр;
- җир кишәрлекләренә-19,4% ка - 7 153 тән 8 542 гә кадәр.
Турыдан-туры Казанда августта июль белән чагыштырганда фатирларны ешрак 22,8% ка сатып ала башлаганнар (сату-алу килешүләре саны 1831 дән 2249 га кадәр арткан). Җир кишәрлекләре белән килешүләр гомумән дә 53,6% ка үсте - 878 дән 1349 га кадәр.
Агымдагы елның 8 аенда Татарстан Росреестры тарафыннан сату-алу шартнамәләре нигезендә хокукларның 99 меңгә якын күчеше теркәлгән.
"Җәйнең соңгы аенда Татарстанда күчемсез милекнең икенчел базары, шул исәптән Казанда да, сизелерлек активлашты. Августта якынча 15,8 мең килешү рәсмиләштерелгән, бу июльгә караганда 16% ка күбрәк. Сату-алу шартнамәләре нигезендә хокуклар күчүләрен теркәү санының тотрыклы уңай динамикасы күчемсез милеккә ихтыяҗның баланслы үсүенә кайту турында сөйли ала", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.
"Күчемсез милеккә ихтыяҗ арту көтелгән иде. Сәбәбе берничә. Беренчедән, ипотека буенча процент ставкаларын киметү, бу аны күтәргәннән соң торак мәсьәләсен кичектереп торучыларны сатып алуга кайтара. Икенчедән, банкларда югары керемле депозитларга акча урнаштырган күпләрнең мондый кертемнәрнең сроклары тәмамлана, ә пролонгация шартлары алай ук кызыклы түгел. Киләчәктә ихтыяҗның уңай динамикасы сакланыр дип фаразлыйбыз, чөнки күчемсез милек сатып алу өчен шартлар төп ставка кимү белән бәйле рәвештә җәлеп итүчәнрәк була бара», - дип шәрехләде Татарстан Республикасы риелторлар гильдиясе вице-президенты Руслан Садреев.