Әлфия Когогина: кабул ителгән инициатива махсус хәрби операциядә катнашучыларга хезмәт һәм социаль гарантияләрне көчәйтәчәк

2025 елның 24 сентябре, чәршәмбе

Дәүләт Думасы өченче укылышта РФ Хезмәт кодексына, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга өстәмә социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән аерым закон актларына үзгәрешләр кабул итте.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина: «Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү мәсьәләсе Дәүләт Думасы эшенең өстенлеге булып тора. Кабул ителгән үзгәрешләр геройларыбызның хезмәт һәм социаль хокукларын өстәмә яклаячак. Гамәлдәге законнар буенча фронттан кайткан солдат һәм офицерларның элекке урынында яңадан эшкә керешү өчен өч ай вакыты бар. Башка очракта эш бирүче хезмәт килешүен өзәргә хокуклы. Ләкин сугышчыларга еш кына тернәкләнү узарга кирәк, шуңа күрә хезмәт килешүенең гамәлдә булу вакытын вакытлыча эшкә яраксызлык чорына озайтырга кирәк"»

РФ ХК үзгәрешләре нигезендә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга   хезмәт килешүен туктатып тору аларның хәрби хезмәте вакытына гына түгел, ә хезмәт тәмамланганнан соң вакытлыча эшкә яраксызлык чорына да озайтылачак. Башка закон актларына да үзгәрешләр кертелә: алар нигезендә мондый больничныйлар түләнергә тиеш була. Нормалар махсус хәрби операциядә  катнашучы дәүләт граждан хезмәткәрләренә дә кагылачак.

Законнар рәсми басылып чыккан вакыттан үз көченә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International