Менделеевск районында 14 авыл җирлегендә җирле үзидарә вәкиллекле органнарының беренче оештыру утырышлары узды. Утырышларда яңа сайланган депутатлар, район хакимияте һәм территориаль сайлау комиссиясе вәкилләре, бюджет учреждениеләре җитәкчеләре, авыл активлары катнашты. Эш барышында җаваплы кадрлар карарлары кабул ителде: Менделеевск муниципаль районы Советына муниципаль берәмлекләр башлыклары, башлык урынбасарлары, авыл җирлекләре вәкилләре сайланды. Депутатлар шулай ук җирлек советында эшләп килүче даими комиссияләрнең санын һәм исемнәрен билгеләделәр. Төп карар авыл җирлекләре башлыкларын сайлау булды. Яңа җитәкчеләр ант иттеләр һәм депутатлар корпусы белән берлектә һәм район җитәкчелеге ярдәме белән халык файдасына эшләргә әзер булуларын белдерделәр. Башлык итеп сайландылар: Абалач авыл җирлеге - Шияпова Ландыш Альбирт кызы, Бөрешле авыл җирлеге- Смирнова Лидия Алексеевна, Бәзәкә авыл җирлеге- Кәшәфетдинов Ильмир Илгиз улы, Енабердино авыл җирлеге- Скворцова Елена Юрьевна, Ижевка авыл җирлеге- Мәсәгутова Роза Тәүфыйк кызы, Монашево авыл җирлеге -Иосифов Ростислав Феофанович, Монай авыл җирлеге -Кириллов Руслан Михайлович, Песәй авыл җирлеге — Мөхәммәтгалиев Вилдан Илсур улы Иске Гришкино авыл җирлеге — Алексеев Константин Ильич, Камай авыл җирлеге — Ахунҗанов Илнар Мөхәммәтнур улы, Татар Чаллысы авыл җирлеге — Кузнецова Татьяна Петровна, Тихоново авыл җирлеге — Гәрәева Алсу Гөлүс кызы, Турай авыл җирлеге — Нуриев Айдар Тәлгать улы, Тойгуҗа авыл җирлеге-Сафин Рафит Әхмәтша улы. Шулай итеп, районның барлык авыл җирлекләрендә бишенче чакырылыш җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары төзелде.