Менделеевск шәһәре Башлыгы итеп Роберт Искәндәров сайланды

2025 елның 24 сентябре, чәршәмбе

22 сентябрьдә V чакырылыш Менделеевск шәһәр Советының беренче оештыру утырышы булды.

Утырышта РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Азат Мөбәрәкшин, шулай ук яңа сайланган депутатлар, администрация хезмәткәрләре, предприятие, учреждение җитәкчеләре, иҗтимагый һәм дини оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Депутатлар бертавыштан Менделеевск шәһәре башлыгы итеп 4 нче бер мандатлы сайлау округы депутаты Роберт Ринат улы Искәндәровны сайладылар, ул 2022 елдан район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын биләде. 18 сентябрьдә «Бердәм Россия» партиясе депутатлар төркеме утырышында аның кандидатурасы шәһәр башлыгы вазифасына тәкъдим ителде. Тавыш бирүдән соң Роберт Искәндәров ант итте һәм депутатларга ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәт белдерде, бу вазыйфаны Менделеевскида яшәүчеләр алдында зур җаваплылык итеп кабул итүен ассызыклады. Шулай ук утырыш барышында:

шәһәр башлыгы урынбасары итеп Сөләйманов Наил Нарулла улы сайланды (3 нче округ),

шәһәр вәкиле буларак Менделеевск муниципаль районы Советына – Марат Мисхәт улы Зарипов(14 нче округ),

шәһәр Советының даими комиссияләре төзелде. Утырыш таныклыклар һәм депутат билгеләре тапшыру белән тәмамланды.

Шәһәр Советының яңа составы эшкә кереште, һәм алда — Менделеевскины үстерүгә һәм анда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән бурычларны хәл итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International