Ведомство мәгълүматлары буенча, быелның июль ае белән чагыштырганда үсеш 7% тәшкил иткән.
Август аенда Татарстан Росреестры өлешле төзелештә катнашу өчен 1810 шартнамә теркәгән. Чагыштыру өчен: июль аенда шундый 1692 килешү теркәлгән. Димәк, август күрсәткечләре июль күрсәткечләреннән 7% ка арту ягына аерыла. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда үсеш 88,9% тәшкил итте: 2024 елның августында Татарстан Росреестры тарафыннан 958 өлешле төзелештә катнашу шартнамәсе теркәлде.
«Безнең мәгълүматларга караганда, агымдагы елның августы күчемсез милек базарында сизелерлек җанлану ае булды. Өстәвенә, уңай динамика икенчел һәм беренчел күчемсез милек базарында да күзәтелә. Яңа төзелешләргә турыдан – туры ихтыяҗга килгәндә, июль белән чагыштырганда өлешле катнашу килешүләрен теркәү саны 7% ка арткан, узган елның августы белән чагыштырганда-90% ка диярлек. Агымдагы елның айларына карасак, иң югары күрсәткеч нәкъ менә августта теркәлгән – өлешләп катнашу буенча 1800 дән артык килешү», - дип билгеләп үтте Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.
2025 елның 8 аенда Татарстан Росреестры тарафыннан барлыгы 12 502 өлешле төзелештә катнашу шартнамәсе теркәлгән.