Мәдәният хезмәткәрләре Россия һәм Кытай арасында дустанә элемтәләрне ныгыткан өчен бүләкләр алды

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

Исегезгә төшерәбез, 2024-2025 еллар Россия һәм Кытай мәдәниятенең «аралаш» еллары дип игълан ителде. Бу чорда уртак мәдәни чаралар актив уза. 8-15 сентябрьдә Циньхуандао шәһәрендә (Кытай Халык Республикасы) «Алтын мәйдан» интернациональ мәдәни-агарту проекты кысаларында традицион мәдәниятләрнең Бисер Киров исемендәге «Алтын мәйдан» халыкара фестивале узды. 
Менделеевск районының иҗат коллективлары безнең төбәкне халыкара дәрәҗәдә лаеклы тәкъдим иттеләр һәм җиңүчеләр булдылар!

👏 Халык иҗатын үстерүгә, мәдәни традицияләрне саклауга, ватанпәрвәрлек тәрбияләүгә һәм Россия белән Кытай арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга керткән шәхси өлешләре өчен Менделеевск муниципаль районы җитәкчесенең Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде:

Нәсифуллина Нәкыя Шамил кызы-ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, РФнең «Шаян» атказанган халык иҗаты коллективы һәм «Веселуха»халык бию ансамбле җитәкчесе;

Рябова Анна Александровна-ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, «Туганайлар»керәшен халык ансамбле җитәкчесе;

Сабирҗанов Рәйхан Арслангали улы - «Аммоний»АҖ иҗат коллективы җитәкчесе;

Зинуров Раушан Рифат улы - «Эзер»иҗат төркеме җитәкчесе;

Япаева Мария Вячеславовна - «Бигәш»керәшен җыры халык ансамбле җитәкчесе;

Галләмова Клара Галимҗан кызы-Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Талларым»татар эстрада җыры ансамбле җитәкчесе;

Латыйпова Ләйсән Рәвил кызы-ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Кытай Халык Республикасына делегация җитәкчесе.

 Без иҗат җитәкчеләрен һәм коллективларны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз һәм аларның хезмәтләре, талантлары һәм эшкә тугрылыклары өчен рәхмәт белдерәбез! Алда тагын да якты проектлар һәм Халыкара уңышлар булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International