Менделеевскида «Күңел көйләре" әдәби-музыкаль кичәсе узды

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

Балалар сәнгать мәктәбендә Светлана Гәрәеваның юбилеена һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.

Светлана Гәрәева – Менделеевскида яшәүче,  уку йортын тәмамлаганнаң соң үзенең хезмәт эшчәнлеген биредә башлаган һөнәр иясе. Хәзер ул 10 нчы балалар бакчасында музыка хезмәткәре булып эшли һәм «Наигрыш»музыка кораллары оркестрында катнаша.

Светлананың ире Ринат Гәрәев махсус хәрби операция зонасында һәлак була. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чарага берничә көн кала хәрби комиссар Сергей Залуженко Ринатның Батырлык орденын алды, аннары әдәби-музыкаль кичәдә орденны улларына тапшырды.

Кичә буена тамашачылар Светлананың авторлык шигырьләрен һәм җырларын, кунаклардан музыкаль котлауларны ишеттеләр. Кичә көчле алкышлар һәм чәчәк бәйләме белән тәмамланды,  кунаклар җылы кабул иткәннәре һәм кичәнең рухи атмосферасы өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International