Дарья Кормильцева Менделеевск шәһәренең 2 нче мәктәбен тәмамлаган, КФУның Алабуга институты 4нче курс студенты «Студентлар стартабы» Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды.
Дарьяның кытай телен нәтиҗәле өйрәнүгә юнәлдерелгән проекты конкурсның эксперт хөкемдарларын таң калдырды. Укытуга инновацион якын килү белгечләрнең югары бәясен алды.
Үз проекты өчен Дарьяга 1 000 000 сум күләмендә грант бирелде, ул аны гамәлгә ашыруга һәм үстерүгә юнәлдереләчәк. Бу үз идеяләреңне тормышка ашыру һәм мәгариф технологияләрен үстерүгә өлеш кертү өчен менә дигән мөмкинлек.
Дарьяны лаеклы җиңүе белән котлыйбыз һәм проектны гамәлгә ашыруда алга таба да уңышлар телибез!