17 сентябрьдә якташыбыз, солдат Рәүф һәм аның хатыны Алия гаиләсендә беренче балалары туды. Малайга матур исем - Аяз дип куштылар
Бүген Менделеевск башлыгы Роберт Искәндәров гаиләне бу мөһим вакыйга белән шәхсән котлады һәм бала тудыру йортына килде.
Кызганычка каршы, гаилә башлыгы хәзер махсус хәрби операциядә һәм бу күңелле мизгелдә хатыны һәм баласы янында була алмады. Ләкин бөтен Менделеевск җире безнең батырыбыз, аның батырлыгы һәм Ватанга тугрылыгы белән горурлана.
Кечкенә Аяз сәламәт һәм бәхетле булып үссен, ә алда гаиләне бары тик шатлыклы очрашулар көтсен һәм әтисе исән сау өенә әйләнеп кайтсын.