«Айсберг» боз сараенда 2015-2016 елда туган балалар командалары арасында Менделеевск районында хоккей буенча беренче тренер Николай Иванович Медведев истәлегенә багышланган хоккей буенча ачык турнир тәмамланды.
Яшь спортчыларга сәламләү сүзләре белән «Айсберг» спорт мәктәбе директоры Таһир Миңнеханов, шулай ук турнирның мактаулы кунаклары — Николай Ивановичның балалары һәм оныклары мөрәҗәгать итте.
Каты көрәштә урыннар түбәндәгечә бүленде::
🥇 "Авангард " (Түбән Кама шәһәре)
🥈 "Айсберг " (Менделеевск ш.)
🥉 «Чаллы- 2015» (Чаллы ш.)
Җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Матчларның һәм бөтен турнирның иң яхшы уенчылары истәлекле сыннар һәм дипломнар алды.
«Айсберг» 2015 елда туган балалар командасын һәм тренер Илфат Насыйровны лаеклы чыгышлары белән котлыйбыз һәм алдагы хоккей сезонында яңа җиңүләр телибез.