"Батыр " спорт мәктәбендә пауэрлифтинг буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды

2025 елның 8 октябре, чәршәмбе

"Батыр " спорт мәктәбендә пауэрлифтинг буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды.

20-21 сентябрь көннәрендә «Батыр» спорт мәктәбендә пауэрлифтинг буенча Татарстан Республикасы шәхси-команда чемпионаты узды. Ярышларга Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Бөгелмә, Яшел Үзән, Чистай, Зәй, Лениногорск, Балык Бистәсе, Җәлил, Базарлы Матак, Иннополис, Менделеевск шәһәрләреннән 110 спортчы килгән иде.

Менделеевскидан Әнвәр Салиев 83 кг авырлыкта ир-атлар арасында абсолют беренчелекне яулады, Татарстанда яңа рекорд куйды, 260 кг авырлыкны алды (+10 кг алдагы рекордка карата).

Барлык катнашучылар да партнерлардан медальләр, грамоталар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр.

.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International