Менделеевскида өченче буын университетында яңа уку елы ачылды.
Инде 10 елга якын өченче буын университеты безнең пенсионерларга укырга, үсәргә һәм яңа дуслар табарга мөмкинлек бирә. Бүген анда 24 төркем составында 350ләп тыңлаучы белем ала. 16 факультет эшли, шуларның 3се быел ачылган. 20 укытучы белемнәре белән уртаклаша.
Укучыларны уку елы ачылу белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева котлады. Ул өлкән буын кешеләренә актив булып калырга, яңа белемнәрне үзләштерергә һәм үзләрен кирәкле итеп тоярга ярдәм итә торган проектның мөһимлеген ассызыклады.
Университет пенсионерлар берлеге һәм Пенсия фонды ярдәме белән эшли.