«Нептун» сәламәтләндерү комплексы коллективы махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүдә актив катнаша.
Һәркем үзеннән көченнән килгәнчә өлеш кертергә тырыша: кирәкле товарлар сатып алуда катнашалар, маскировка челтәрләре үрәләр, кипкән ашлар әзерләү өчен яшелчәләрне эшкәртәләр һәм киптерәләр.
«Безнең кечкенә генә өлешебез дә үзебезнекеләргә файда китерсен һәм уртак җиңүне якынайтсын!"- дип уртаклаша савыктыру комплексы хезмәткәрләре.