Өлкәннәр көнендә Менделеевск районы башлыгы Роберт Искәндәров Бөек Ватан сугышы ветераны Зәйнәк Әһли улы Әһлиев һәм аның хатыны Әнисә Латыйп кызы янында булды.
Бу көнне Роберт Ринат улы аларны бәйрәм белән котлады, лаеклы тормышлары, батырлыклары һәм җәмгыять үсешенә керткән зур өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
Район башлыгы аларга ныклы сәламәтлек, бәхет, туганнарының һәм якыннарының игътибарын, өйләрендә җылылык хисе һәм уңайлылык теләде.