Менделеевскига эш сәфәре белән Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Иванов Анатолий Петрович килде.
Менделеевск районы башлыгы Роберт Искәндәров белән бергә ул 4 нче мәктәптә булды, анда уку бүлмәләрен карады һәм капиталь ремонт үткәрү мәсьәләсе турында фикер алышты.
Мәктәп 1936 елда төзелгән, 2014 елда биредә өлешчә ремонт үткәрелгән (тәрәзә, идән, түбә алмаштырылган). 2022 елдан уку йорты «Батырлык һәм хәрби дан мәктәбе» исемен йөртә — нәкъ менә монда 6 Советлар Союзы Герое укыган. Бүген мәктәптә 6 кадет сыйныфы эшли, аларда 125 кадет белем ала; киләчәктә мәктәпне тулысынча кадет нигезенә күчерү планлаштырыла. Моннан тыш, биредә 86 яшь армияче шөгыльләнә, ә укучыларның гомуми саны 334 кеше тәшкил итә.
Капиталь ремонтка документлар федераль программага тапшырылган инде. Уңай карар кабул ителгән очракта, якындагы елларда ремонт ясарга мөмкин. Шулай ук мәгариф министрлыгы линиясе буенча финанслауга гаризалар бирү буенча тәкъдимнәр дә бирелде.
Сәфәр кысаларында депутат район башлыгы белән берлектә гражданнарны кабул итте, анда мәгариф инфраструктурасын модернизацияләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Анатолий Петрович Менделеевск районында яшәүчеләр өчен мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәгенә ышандырды.