Менделеевск үзәк район хастаханәсендә оештыру киңәшмәсе узды

2025 елның 15 октябре, чәршәмбе

Менделеевск үзәк район хастаханәсендә Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Юлия Рыбакова җитәкчелегендә киңәшмә узды.

Очрашу барышында актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар:

🔺 халыкка хезмәт күрсәтү сыйфаты;
🔺 медицина кадрлары җитмәү һәм персонал өчен ярдәм чаралары;
🔺 өлкәннәр ункөнлеге кысаларында чаралар үткәрү;
🔺махсус хәрби  операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары белән эшне оештыру.

Кадрлар потенциалын ныгыту һәм район халкына медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеген арттыру буенча хәл итү юлларын эзләүгә аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International