Дәүләт Думасы өченче укылышта транспорт чараларын йөртүчеләрне әзерләү нәтиҗәлелеген бәяләү турында «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында» Федераль законга төзәтмәләр кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина: «Инициатива автомәктәпләр эшенең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән һәм «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» илкүләм проектының «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру максатыннан эшләнгән.
Хөкүмәткә белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмалар тарафыннан тиешле категориядәге транспорт чараларын йөртүчеләрне һөнәри укыту программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләренең нәтиҗәлелеген бәяләү күрсәткечләре, критерийлары һәм ешлыгы исемлеген эшләү хокукы бирелә.
Белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмалар эшчәнлеге нәтиҗәләре күрсәткечләре турындагы белешмәләрне интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә гражданнарга ачык керү мөмкинлеген тәэмин итү һәм алар тарафыннан транспорт чаралары йөртүчеләрне һөнәри укытуны гамәлгә ашыручы конкрет белем бирү оешмасында әзерлек сыйфаты турында фикер формалаштыру максатларында урнаштыру күз алдында тотыла.
Закон рәсми басылып чыккан көненнән соң 180 көн узгач үз көченә керә.