Әлфия Когогина: Дәүләт Думасы бюджет проектына төп төзәтмәләр кабул итте

2025 елның 2 декабре, сишәмбе

Дәүләт Думасы 2026-2028 елларга федераль бюджет проектына төзәтмәләрне икенче укылышта кабул итте.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек буенча комитет рәисенең беренче урынбасары, «Эшмәкәрлек» федераль проект координаторы Әлфия Когогина: «Иң мөһиме, гражданнар алдындагы барлык социаль йөкләмәләр үтәләчәк. 2026 елда өстәмә акчалар мәктәпләрне капиталь ремонтлауга, социаль стипендияләргә, хәрби уку үзәкләрен финанслауга, ташламалы даруларга, төбәк һәм җирле юллар төзүгә һәм ремонтлауга, авылны комплекслы үстерүгә, кече агробизнеска ярдәм итүгә, җәмәгать транспортын яңартуга, авыл хуҗалыгы техникасыннан файдалану мөмкинлеген арттыруга, социаль газлаштыруга юнәлдереләчәк. «Ватанны саклаучылар» фондына, сугышчыларның гаиләләре белән эшләүче коммерциячел булмаган оешмаларга, эзләүнү хәрәкәтләренә һәм инвалидларның иҗтимагый оешмаларына бюджеттан финанслау арттырылды, махсус хәрби операциядә катнашучыларны протезлау һәм комплекслы тернәкләндерү – төбәкләрдә кимендә 10 югары технологияле протезлау үзәге булдыру планлаштырыла».

 

"Гомумән алганда, якындагы өч елга федераль бюджет турындагы закон проектына 591 төзәтмә кабул ителгән. Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә кагылышлы төп төзәтмәләр кабул ителде. Аерым билгеләп үтәм, «Бердәм Россия» тәкъдим иткән төзәтмә кабул ителде, ул социаль контракт программасын гамәлгә ашырганда махсус хәрби операция ветераннарына эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашырганда ярдәм итүнең аерым юнәлешен тормышка ашырырга мөмкинлек бирә», – дип билгеләде Когогина.

 

Керемнәр: 2026 елда – 40 283,3 млрд. сум, 2027 елда – 42 910,4 млрд. сум һәм 2028 елда-45 869,4 млрд. сум.

Чыгымнар: 2026 елда – 44 069,7 млрд. сум, 2027 елда – 46 096,1 млрд. сум, 2028 елда-49 383,2 млрд. сум.

Федераль бюджет кытлыгы: 2026 елда – 3 786,4 млрд. сум, 2027 елда – 3 185,7 млрд. сум, 2028 елда-3 513,9 млрд. сум.

Тулаем эчке продукт күләме: 2026 елда – 235 067 млрд. сум, 2027 елда – 255 498 млрд. сум, 2028 елда-276 346 млрд. сум.

Инфляция дәрәҗәсе: 2026 – 2028 елларда – 4%.

Илкүләм муллык фонды күләме: (ел башына фараз) 2026 елда – 13 637 млрд. сум; 2027 елда – 13 660, млрд. сум; 2028 елда-13 836,9 млрд. сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International