Татарстан Республикасында өченче зона белем бирү семинары узды, анда Яр Чаллы, Тукай, Менделеевск, Минзәлә, Актаныш, Түбән Кама һәм Зәй районнарыннан 150 гә якын бакча ширкәтләре рәисе катнашты.
Чараның пленар өлешен Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина ачып җибәрде.
«Семинарны оештырган, эчтәлекле әңгәмә алып барган өчен "Кама аръягы бакчалары " иҗтимагый оешмасы, Тукай районы, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы җитәкчелегенә һәм барлык катнашучыларга, ә безнең эш сөючән бакчачыларга өстәлдәге тәмле җиләкләр, җиләк-җимешләр һәм яшелчәләр өчен зур рәхмәт!",- дип мөрәҗәгать итте Когогина чарада катнашучыларга һәм бакчачылыкны һәм яшелчәчелекне үстерү өчен федераль дәрәҗәдә кабул ителгән төп карарлар турында сөйләде.
Әлфия Когогина бакчачылык хәрәкәте активистларына, коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре рәисләренә, декоратив питомник җитәкчеләренә Дәүләт Думасы депутатының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Чараны «Кама аръягы бакчалары»төбәк иҗтимагый оешмасы оештырды. Семинар эшендә шулай ук Татарстан районнарының башкарма комитетлары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе, ветеринария хезмәте, ресурслар белән тәэмин итү оешмалары, «Бердәм Россия»партиясенең Чаллы бүлекчәсе вәкилләре катнашты.
Янгын куркынычсызлыгы, коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләренең инфраструктур үсеше мәсьәләләре җентекләп тикшерелде, электр энергиясен куллану күләмнәре буенча дифференциацияләнгән тарифларны куллануның актуаль аспектлары, шулай ук «Калдыклар белән эш итү өлкәсендә иң яхшы коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре»конкурсына йомгак ясалды. Чара башланыр алдыннан катнашучылар янгын куркынычсызлыгына багышланган күргәзмәне карадылар, бакча йортларын һәм мунчаларны төзегәндә кулланыла торган заманча материаллар белән таныштылар.