Менделеевск ишегалдында " Безгә-60!» бәйрәме узды

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе

Пушкин урамындагы 4 нче йорт ишегалдында «Бондюжский " территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Рәмзия Әхмәдиева оештырган җылы һәм күңелле  "Безгә-60!" исемле бйрәм узды. Йорт 1965 елның октябрендә файдалануга тапшырыла, һәм юбилей халыкны җыярга һәм туган йорт тарихын искә төшерергә бик яхшы сәбәп була.

Территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе бу йортта яшәүче  ветераннарына игътибар өчен мәгариф идарәсе җитәкчелегенә,  Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы, «Аммоний» компаниясе һәм ИК-10  җитәкчеләренә рәхмәтен белдерде. 

Халык шулай ук депутат Рафаэль Сабитовка, идарәче компания җитәкчелегенә иң яшь кешеләргә, йорт тирәләрен ямьләндереп чәчәк үстерүчеләргә бүләкләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Катнашучыларга иминлек һәм сәламәтлек теләп Сергей Метальников һәм Рәмзия Әхмәдиева мөрәҗәгать итте. Наталья Куприянованың чыгышы бәйрәмнең чын бизәге булды, ә Гөлнара Данилованың флешмобы барысына да күңелле кәеф һәм күңел күтәренкелеге бүләк итте.

Халык үзләре әзерләгән татлы өстәл дуслык, җылылык һәм күршелек символына әверелде.

Халык исеменнән музей белгечләренә «Менделеевск, Пушкин ур., 1965 елда һәм бүген»дип аталган фотокүргәзмә әзерләгәннәре өчен зур рәхмәт. Экспозиция һәркемгә тарихка чумарга һәм туган йорт һәм районның ничек үзгәрүен күрергә мөмкинлек бирде.

Мондый бәйрәмнәр ишегалды тормышын берләштерә һәм үзенчәлекле атмосфера белән тутыра!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International