2026 елда хезмәт өчен түләүнең минималь күләме

2025 елның 23 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы эш бирүчеләргә һәм хезмәткәрләргә 2026 елның 1 гыйнварыннан "Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турында" Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында" 2025 елның 28 ноябрендәге 429-ФЗ номерлы Федераль законы белән Россия Федерациясе территориясендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме айга 27.093 сум дәрәҗәсендә билгеләнүе турында хәбәр итә.

 

Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133.1 статьясы нигезендә 2025 елның 16 декабрендә Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы эш бирүчеләр берләшмәләренең Координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында Килешү (алга таба – килешү) төзелде. Күрсәтелгән килешү нигезендә, 2026 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында айга минималь хезмәт хакы 28 160 сум күләмендә билгеләнә.

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы «Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турында» Федераль закон нигезендә билгеләнә (ягъни 2026 елның 1 гыйнварыннан айга 27 093 сум күләмендә).

 

Хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен түләү буенча билгеләнгән дәүләт гарантиясен тәэмин итү өлешендә хезмәт законнарын бозган эш бирүчеләр административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 5.27 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тартыла.  

 

Менделеевск муниципаль районында салым һәм салым булмаган бурычларны каплау, керемнәрне легальләштерү һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү буенча баланс комиссиясе эшли:
- эш вакытының айлык нормасы тулысынча эшләп бетерелгән очракта, сезнең хезмәт хакыгыз минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк булып чыкты (бюджеттан тыш өлкә оешмалары өчен аена 28 160 сум, бюджет өлкәсе оешмалары өчен аена 27 093 сум).;
 яки Сезнең белән хезмәт килешүе төзелмәгән;
Сез 2-79-49 (икътисад бүлеге) һәм 2-77-77 (бердәм диспетчерлык хезмәте), 8(843)525-20-23 (Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе) кайнар линияләре буенча мөрәҗәгать итә аласыз, шулай ук хезмәт хакы буенча бурычлар, предприятиеләрдә хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләүнең «соры» схемалары, «конвертларда хезмәт хакы»турында хәбәрләр кабул ителә. Анонимлык гарантияләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International