Дәүләт Думасы 2026 елның 1 гыйнварыннан 2028 елның 31 декабренә кадәр Россиянең бөтен территориясендә үзмәшгуль гражданнар тарафыннан социаль иминиятләштерүгә кертемнәрне ирекле түләү буенча эксперимент узачак законнар пакетын кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Хәзерге вакытта үзмәшгульләрнең имгәнгән яки авырган очракта хастаханә кәгазен рәсмиләштерү механизмы юк. Бу гадел түгел. Яңа елдан һөнәри керемгә салым түләүчеләр ирекле рәвештә мәҗбүри социаль иминият системасына керә, иминият фондын формалаштыра һәм вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие ала алачак».
Ирекле иминиятләштерү системасында 2027 елның 30 сентябренә кадәр «Минем салым» мобиль кушымтасы ярдәмендә катнашырга мөмкин.
Хастаханә кәгазе буенча түләү алу хокукы алты ай кертемнәр түләгәннән соң барлыкка киләчәк. Пособие күләме стаж һәм сайланган иминият суммасы белән билгеләнә. Закон иминият суммасының ике вариантын тәкъдим итә: 35 яки 50 мең сум. Беренче вариантны сайлаганда пенсия һәм социаль иминият фондларына айлык кертем 1344 сум тәшкил итәчәк, икенче вариантны сайлаганда — 1920 сум. Моннан тыш, теләк буенча бөтен сумманы бер мәртәбә түләргә мөмкин.