РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина ел саен үткәрелә торган «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашты һәм Луганск Халык Республикасының Лисичанск шәһәрендә яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм ятим балаларга бүләкләр тапшырды.
"Шушы көннәрдә Луганск Халык Республикасы балалары өчен чираттагы гуманитар йөк Татарстаннан китте! Балаларга «Теләкләр чыршысы»на урнаштырган бүләкләрне яратып сайладым: электроакустик гитара – Станислав өчен, гүзәл курчак – Николь өчен, ноутбук – Артем өчен, курчак йорты – Аня өчен. Кадерле балаларыбыз – дөньяда иң яхшылары-сәламәт һәм бәхетле булыгыз! Ә без, өлкәннәр, сез иң кыю хыялларыгызны тормышка ашыра алсын өчен барысын да эшләргә тырышачакбыз!"- дип шәрехләде Когогина.
"Теләкләр чыршысы " акциясе ел саен яңа ел алдыннан үткәрелә. Аңа гадәттәгечә барлык дәрәҗәдәге һәм төбәк депутатлары, «Бердәм Россия» партиясе активистлары кушыла.