Татарстанда 2025 елга комплекслы кадастр эшләре төгәлләнде

2026 елның 20 гыйнвары, сишәмбе

​Аларны үткәрү нәтиҗәсендә 125 меңнән артык күчемсез милек объектына карата чикләр билгеләнде. Бу хакта Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров хәбәр итте.

Татарстан Республикасында федераль һәм төбәк әһәмиятендәге комплекслы кадастр эшләре башкарылды. Шуның нәтиҗәсендә, хокук ияләренең акчаларын җәлеп итмичә, 69,5 мең җир кишәрлегенә һәм 55,7 мең капиталь төзелеш объектына карата чикләр билгеләнде һәм төгәлләштерелде. Комплекслы кадастр эшләре үтәлеше нәтиҗәсендә алынган белешмәләр бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертелде.

"Татарстан Республикасы бюджет акчалары исәбеннән комплекслы кадастр эшләрен башкару буенча лидерларның берсе булып кала. Агымдагы ел колачланган кадастр кварталлары саны буенча рекордлы ел булып тора,259 кадастр кварталы территориясендә 125 меңнән артык күчемсез милек объектына карата комплекслы кадастр эшләре башкарылган. Чикләрне ачыклау күчемсез милек белән килешүләр төзегәндә проблемаларны булдырмаска һәм күршеләр белән бәхәсле моментларны җайга салырга ярдәм итәчәк», - дип хәбәр итте Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров.

"Кадастр кварталы территориясендә урнашкан барлык җир кишәрлекләренә карата комплекслы кадастр эшләре берьюлы үткәрелә. Күчемсез милек хокукына ия булучылар өчен бу процедура түләүсез, шулай ук алар комплекслы кадастр эшләрен башкаручыга үз объектларына карата булган материалларын һәм документларын бирергә хокуклы, шул ук вакытта алар бу эшләрне башкаруга комачауларга хокуклы түгел. Милекчеләр чикләрнең кайда урнашуына карата ризасызлыкларын килештерү комиссиясенә тәкъдим итә алалар», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин.

"Комплекслы кадастр эшләре икътисадый файда гына түгел, ә зур социаль әһәмияткә дә ия. Комплекслы кадастр эшләрен башкару Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында белешмәләрнең тулылыгын һәм сыйфатын тәэмин итә, бу, үз чиратында, эшкуарлык климатына һәм муниципаль берәмлекләр территорияләрен үстерү өчен потенциаль инвесторларны җәлеп итүгә уңай йогынты ясый», - дип өстәде «Роскадастр» гавами хокукый компаниянең Татарстан Республикасы филиалы директоры Илсур Кәримов.

Комплекслы кадастр эшләре йомгаклары буенча мәгълүмат «Киңлек мәгълүматлары милли системасы» порталында ачык кадастр картасында каралырга мөмкин. Шулай ук гражданнар дәүләт хезмәтләре порталында яки күпфункцияле үзәктә үз җир кишәрлекләренә Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан бушлай онлайн-өземтә алырга мөмкин.

Игътибарга

Комплекслы кадастр эшләре дигәндә бер кадастр кварталы территориясендә яки берничә чиктәш кадастр кварталы территориясендә урнашкан барлык күчемсез милек объектларына карата бер үк вакытта башкарыла торган кадастр эшләре аңлашыла.

Нәтиҗәдә комплекслы кадастр эшләре тәэмин итә:

    • җир кишәрлекләре чикләренең урнашу урынын төгәлләштерү;

    • мондый кишәрлекләрдә төзелеп бетмәгән биналарның, корылмаларның, объектларның урнашу урынын билгеләү яисә төгәлләштерү;

    • биналар, корылмалар урнашкан җир кишәрлекләре барлыкка килү, линия объектларыннан тыш;

    • гомуми файдаланудагы җир кишәрлекләре (урамнар, тыкрыклар, скверлар һ. б.) ясау;

    • объектларның чикләре һәм урнашуы турындагы Бердәм дәүләт күчемсез милек реестры белешмәләрендәге реестр хаталарын төзәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International