Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе" федераль дәүләт бюджет учреждениесеннән 2026 елның 3 феврале 18.00 сәгатьтән 4 феврале18.00 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү килде.
2026 елның 4 февралендә Татарстан Республикасында:
- төнлә һәм иртән һава температурасы -25-30˚ ка кадәр төшә. көнбатышта -32˚ка кадәр (Казанда -25..-27˚, урыны белән -31˚); көндез кайбер районнарда һава температурасы -25˚ сакланачак;
- төнлә көнчыгышта көчле кар, буран, кар көртләре көтелә.
Россиянең Татарстан Республикасы буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе киңәш итә:
Көчле буран вакытында нәрсә эшләргә?
Бары тик аерым очракларда гына биналардан чыгыгыз Ялгыз чыгу тыела. Гаилә әгъзаларына яки күршеләргә, кая баруыгыз һәм кайчан кире әйләнеп кайтуыгыз турында әйтеп китегез. Автомобильдә зур юллар һәм шосселар буенча гына хәрәкәт итәргә була. Машинадан чыкканда аннан читкә китмәгез, күренеп торырлык булсын.. Юлда тукталгач, кисәтү сигналын өзек тавыш белән бирегез, капотны күтәрегез яки антеннага якты тукыма элегез, автомобильдә утырып ярдәм көтегез. Шул ук вакытта угар газы белән агулануны булдырмас өчен пыяланы ачып, җилләтүне тәэмин итеп, моторны кабызып калдырырга мөмкин. Әгәр дә сез торак пункттан читтә җәяү йөргәндә ориентлашуны югалтсагыз, беренче туры килгән йортка керегез, урнашу урынын ачыклагыз һәм, мөмкин булганча, буран беткәнен көтеп калыгыз. Әгәр сезнең хәлегез бетсә, ышыклану урыны табыгыз һәм шунда калыгыз. Сезнең өчен таныш булмаган кешеләр белән элемтәдә игътибарлы һәм сак булыгыз, чөнки мондый вакытларда автомобильләрдән, фатирлардан һәм хезмәт урыннарыннан урлау очраклары кискен арта.
Көчле буран беткәч нәрсә эшләргә?
Көчле кар көртләре шартларында сез бинада ябылып калсагыз, тыныч булыгыз, мөстәкыйль рәвештә ( һәм кул астында булган кораллардан файдаланып) чыгу мөмкинлеген ачыклагыз. Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсенә яки торак пункт администрациясенә хәбәр итегез. Әгәр карны мөстәкыйль рәвештә чистартып булмый икән, коткару бүлекчәләре белән элемтә урнаштырырга тырышыгыз. Радиотрансляция приемнигын (телевизор) кабызыгыз һәм җирле хакимият күрсәтмәләрен үтәгез. Җылылыкны саклау һәм азык-төлек запасларын экономияле тоту буенча чаралар күрегез.
Машина йөртүчеләргә
Машина йөртүчеләргә, бигрәк тә ерак араларга барырга ниятләүчеләргә үз автомобильләренең техник торышына аеруча игътибар бирергә кирәк. Сәфәр вакытына карап якындагы тәүлекләргә һава торышы фаразын белешегез. Елның салкын вакытында ерак юлга чыгар алдыннан автомобильнең җылылык изоляциясе турында кайгыртырга кирәк. Сәфәр алдыннан двигательнең һәм аккумуляторның эшләвен тикшерегез, җитәрлек күләмдә ягулык тутырыгыз, сыйфатлы антифриз алыгыз. Тикшерелмәгән автозаправка станцияләрендә ягулык салмау мөһим, чөнки сыйфатсыз ягулык көтелмәгән хәлләр килеп чыгуга сәбәпче булырга мөмкин. Алдан ук җылы киемнәр һәм азык-төлек туплау хәстәрен күререгә кирәк, кәрәзле телефон өчен заряд җайланмасын алырга онытмагыз.
Юлга чыгар алдыннан насос, тарттыру тросы, баллон ачкычы һәм күтәрткеч булуын тикшереп чыгыгыз, «Тәмәке кабызу » комплектын бгажникка куярга кирәк.
Авария булган очракта кирәкле комплект
Авария комплектында кәрәзле телефонга заряд алу җайланмасы, запас аккумулятор, җылы кием-салым һәм юрган, кар һәм боздан тәрәзәне чистарту өчен щетка,
баткан очракта көпчәкләрне кардан арындыру өчен зур булмаган көрәк, кул фонаре һәм аңа батареялар комплекты, аптечка, ризык һәм эчемлекләр, балта һәм җыелмалы пычкы, «коры ягулык», ут кабызу җайланмасы, мини-мич һәм тимер савыт булырга тиеш.
Төгәлләштерелгән маршрут һәм якынча кире кайтуның вакыты турында хәбәр итегез.
Сәфәр алдыннан гаилә әгъзаларына, күршеләргә, дусларга төгәл маршрут һәм кире кайтуның якынча вакыты турында хәбәр итәргә кирәк. Юлда бәла булган очракта, заманча элемтә чараларыннан файдаланырга кирәк – бу коткару бүлекчәләренең сезгә ярдәм оештырү вакытын шактый тизләтәчәк. Коткаручыларга мөрәҗәгать иткәндә кайда булу урынын, ниндидер аерым билгеләр, машинадагы кешеләр саны, авырулар, балалар бармы икәнлеген, үзегезнең һәм якыннарыгызның телефон номерларын хәбәр итәргә кирәк. Батарея зарядын бетермәс өчен чаралар күрергә кирәк
Трассада ватылып калган очракта
Автомобиль алдына һәм аның артына кисәтү билгеләре куегыз, моның өчен сынган яки киселгән агач, яисә яхшы күренеп тора торган башка әйберләр кулланырга мөмкин. Әгәр машина эшләп тора икән, угар газы белән агулануны булдырмас өчен, пыяланы азрак ачарга һәм җилләтүне тәэмин итәргә кирәк. Озак тукталышка яки төнлә тукталган вакытта, чыккан газлар кабинага һәм салонның ярым ачык тәрәзәсеннән кире кермәсен өчен, машинаны җилгә каршы куярга кирәк. Үз куркынычсызлыгың өчен җил юнәлешен дә даими тикшереп торырга кирәк. Шуңа да карамастан, төтен чыга торган торбаның боз белән катмавын һәм кар капламы белән күмелмәвен күзәтеп тору мөһим. Әгәр автомобиль ватылган икән, үзегезне тыныч тотыгыз, бердәм ашыгыч оператив хезмәтләрнең «101» номерын җыегыз, үз проблемагыз турында хәбәр итегез һәм урнашу урынын төгәл әйтегез. Җылылык саклау һәм булган азык-төлек запасларын сак тоту буенча чаралар күрегез. Ягып җылыну өчен утын агачлары булдырырга тырышыгыз, алар булмаганда янучан материаллар да кулланырга мөмкин.
Һава температурасы түбән булганда:
Салкын тидермәс өчен, кирәк булмаса, урамга чыкмаска, балалар, йорт хайваннары белән урамда озак йөрмәскә һәм еракка йөрүдән тыелырга кирәк.
Өшүнең төп сәбәпләре: кысан һәм дымлы өс һәм аяк киеме, кан тамырлары белән проблемалар, алкоголь белән исерү, шулай ук хәлсезлек һәм арыганлык. Калын киенегез, җылы стелькалар һәм йон оекбашлар киегез – алар дымны үзенә сеңдерәләр, аякларны коры калдыралар, салкынга җылы бияләйләр, баш киемнәре һәм шарфтан башка урамга чыкмаска; даими актив хәрәкәтләнергә кирәк.
Көчле салкында еракка йөрмәү һәм сәфәр кылмау яхшырак. Автомобильдә йөргәндә юл-транспорт һәлакәтләре һәм кинәт җитешсезлекләр куркынычы кискен арта. Ерак араларга йөрүче шоферларга да үз куркынычсызлыгы турында истә тотарга кирәк-сезон буенча киенергә, җылы кием-салым һәм аяк киемен, кайнар чәй запасын онытмаска, мөмкин булган кадәр ягулык запасы булырга тиеш.
Автомобильдә начар күрүчәнлек шартларында хәрәкәт иткәндә тизлекне артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
Кинәт тоткарлыклар булдырмаска кирәк: тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Берничә тапкыр тормозга басып, сезнең арттан килүче машина йөртүчеләргә кисәтү сигналы бирегез.
Өшү-салкында килеп чыккан җәрәхәт. Еш кына зарарлану борын, колак, яңак, ияк, кул һәм аяк бармакларына кагыла, кан әйләнешенең вакытлыча бозылуына, сизүчәнлекне югалтуга китерә, ә авыр очракларда – кире кайтарылмаслык хәлләргә дә китерергә мөмкин.
Туңуның иң зур куркынычына балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләр дучар ителә. Салкында артык җиңел, тыгыз яки дымлы киемдә, озак вакыт хәрәкәтсез хәлдә булу өшү куркынычын арттыра. Әле күптән түгел генә салкын тию кичергәннәрдә дә салкыннан зыян күрү ихтималы зуррак. Түбән очлык тамырларының хроник авырулары, тәмәке тарту, алкоголь белән артык мавыгу шулай ук өшүне тизрәк булдыру факторларына карый.
Өшүнең беренче билгеләре : тоюны югалту, чемердәү барлыкка килү һәм тиренең туңган өлешләренең кызарып чыгуы . Күпчелек очракта, 20-30 минут дәвамында тәнне җылыту хәлне җиңеләйтәчәк. Туңган урыннарны җылы, ләкин кайнар булмаган суга тыгарга кирәк Әгәр җылы су юк, туңган урыннарны култык астына тыгарга кирәк,
Салкыннан зыян күргән тире агара икән, мөмкин кадәр тизрәк профессиональ медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Өшегән урыннарны кар белән дә кул белән дә ышкырга ярамый. Бу эшне катлауландыра гына.
Җылыту өчен электр грелкалары, җылыту приборлары һәм ачык ут ягу өчен билгеләнгән приборлар кулланмагыз. Зыянланган тиренең сизүчәнлеге начар булу сәбәпле, мондый ысул пешүгә китерергә мөмкин.
Өшегәндә беренче ярдәм:
Әгәр бу өшү икән-ничек тә җылынырга тырышыгыз, җылы бинада берничә сәгать утырыгыз, ашагыз. Әгәр өшегәнсез икән тиз арада табибка мөрәҗәгать итегез. Нык өшегәндә, туңганда, медицина ярдәме барып чыкмый икән, нишләргә?
- Зыян күргән кешенең киемен алыштырыгыз. Юешләнгән киемен салдырып ңылы җәймәгә яисә юрганга төрегез Зыян күргән тән тиресенә кагылмагыз!
- Җылы суда җылытыгыз. Температура 40-42 градус булырга тиеш. Әгәр термометр юк икән, кулны терсәккә кадәр суга тыгыгыз. Әгәр дә кайнар түгел икән - димәк температура яхшы. Өшегән урынны суга тыгыгыз, тән алсу төскә кергәнче һәм тән сизә башлаганчыга кадәр тотыгыз. Зарарланган урын савытка тияргә тиеш түгел. Әгәр бит яки колакөшегән икән йомшак сөлге белән (суды чылатып сыгарга) җылы компресс ясагыз
- Киптерегез һәм төрегез. Тире алсу төскә керә башлагач, зарарланган урынны чиста материяга төрегез. Әгәр бу аяк яки кул икән, киптерү өчен һәм тирегә инфекция кермәс өчен һәр бармагын төрегез яки бармак араларына мамык бөтерчекләре куегыз.
- Күбрәк сыеклык эчерегез. Алкогольдән башка теләсә нинди җылы эчемлекләр. Бу нормаль тән температурасын торгызырга һәм кан йөрешен яхшыртырга ярдәм итәчәк.
- Авыртуны баса торган чаралар. Аспирин яки ибупрофен авыртудан арындырачак һәм кан әйләнешен яхшыртачак.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә онытмагыз:
* спиртлы эчемлекләр кулланмагыз, урын өстендә тәмәке тартмагыз!
* балаларны караучысыз калдырмагыз, аларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтегез;
* төзек булмаган электр үткәргечтән беркайчан да файдаланмагыз, электр челтәрен артык тыгызламагыз, электр җылыткычларын кулланганда сак булыгыз;
* кабызылган электр һәм газ приборларын караучысыз калдырмагыз.
Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - ут белән эш итүдә ваемсызлык. Исерек хәлдә кеше үз-үзен һәм гамәлләрен контрольдә тота алмый, өстәвенә, башка кешенең гомере өчен дә бернинди җаваплылык та тота алмый.
Теләсә нинди бәла булган очракта да сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.