Менделеевскида Дмитрий Иванович Менделеевның туган көненә багышланган митинг узды!
Бүген шәһәр халкы бөек галим-химик Дмитрий Иванович Менделеевны искә алу өчен бергә җыелды.
Безнең шәһәр бөек галим исемен юкка гына йөртми. 1893 елда нәкъ менә безнең Бондюг заводында Дмитрий Ивановичның төтенсез дары ясау буенча тәҗрибәләре уза. Шул ук вакытта, галим тәкъдиме белән, Кокшанда кислотага чыдам савыт-саба җитештерү заводы пәйда була.
Бу истәлекле көнне һәйкәлгә чәчәкләрне район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева, «Шифалы-Су – «Ижминводы» шифаханәсе директоры Сәлим Хәбибуллин, шәһәр халкы салды.
Бу көн менделеевлыларга күренекле химикның район сәнәгате үсешенә керткән зур өлешен искә төшерде һәм халыкны үзенең тарихы һәм бөек галимнең мирасы белән горурлану хисе белән берләштерде.