«Товар агымнарын анализлау» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы

2026 елның 9 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы «Товар агымнарын анализлау» автоматлаштырылган мәгълүмат системасыныж яңа цифрлы инструментын эшләтеп җибәрү турында мәгълүмат бирә.

әлеге система комплекслы чишелеш булып тора, ул эшкуарларга продукцияне сатуның потенциаль базары турында мәгълүматны сәнәгать парклары булуга һәм дәүләт ярдәме чараларына бәйләп алырга мөмкинлек бирә.

Цифрлы инструмент икътисад министрлыгының рәсми сайтында, «Эшчәнлек», «Товар агымнарын анализлау» бүлегендә ачык кулланылышта.
Ике аналитик панель тәкъдим ителә:
✅"Муниципаль берәмлекләр буенча предприятиеләрнең товарларга һәм чималга ихтыяҗы» https://mert.tatarstan.ru/municipalities-needs / һәм 
✅"Предприятиеләрнең товар позицияләре буенча товарларга һәм чималга ихтыяҗы» https://mert.tatarstan.ru/enterprises-needs.

Өстәмә мәгълүматны телефон аша алырга мөмкин:
8 (843) 222-88-15,  . 212 өстәргә Павлова Анна Сергеевна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International