«Татарстан Республикасында халыкның финанс белеме» социологик тикшеренү.

2026 елның 11 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы (алга таба – министрлык) агымдагы елның 10-27 февралендә «Татарстан Республикасында халыкның финанс белеме»дигән социологик тикшеренү уздыру турында хәбәр итә.

Сораштыру Татарстан Республикасы гражданнарының финанс белеме дәрәҗәсен өйрәнү һәм финанс хезмәтләреннән файдалану дәрәҗәсен бәяләү максатларында үткәрелә.

Социологик тикшеренү Министрлыкның рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә, «Халыктан һәм бизнес вәкилләреннән сораштырулар» бүлекчәсендә анкета онлайн сораштыру уздыру юлы белән башкарыла, сораштыруга сылтама: https://mert.tatarstan.ru/finansovaya-gramotnost-naseleniya-v-respublike.htm

Сездән сораштыруда катнашуыгызны сорыйбыз.

Татарстан Республикасы икътисад министрлыгының социаль-икътисадый мониторинг департаменты элемтәгә керү затлары: социологик сораштырулар секторы мөдире Сахарова Луиза Рифкать кызы, тел. (843) 264-72-42.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International