Мәктәп укучыларының татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабы

2026 елның 17 феврале, сишәмбе

2026 елның 4-6 февралендә Казанның «Дуслык» мәгариф комплексында рус телендә белем алучы мәктәпләрдә укучылар өчен туган (татар) әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Олимпиада йомгаклары буенча Менделеевск шәһәренең Советлар Союзы Герое М. С. Фомин исемендәге 1нче мәктәпнең 11нче сыйныфында укучы Гарифуллина Алсу призлы урын яулады!
Аның остазы-Гыйззәтуллина Нәзилә Хәтфел кызы.

Алсуны һәм аның укытучысын чын күңелдән югары нәтиҗәләр белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International