Партия десанты составында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Владимир Чагин, Яр Чаллы шәһәр Советы депутаты Эдуард Панфилов, Яр Чаллының үзәк районы башлыгы Фидәрис Хәбибуллин һәм «Бердәм Россия» нең җирле бүлекчәсе активы Яр Чаллы политехника көллияте тулай торагына капиталь ремонт барышы белән таныштылар.
"Кабатлап әйтәм, иң яхшы акча салу-безнең балалар һәм яшьләргә инвестицияләр! Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, башкарылган эшләр нәтиҗәсендә без тулай торакта яшәүчеләрнең санын 100 ятак урынга, 460 урынга җиткерә алачакбыз»,-дип шәрехләде Когогина.
Яр Чаллы политехника көллияте үзенең тарихын 1981 елдан алып бара, ул вакытта шәһәрдә техник училище ачылган. Бүген уку йорты Татарстан Республикасы һөнәри белем бирүнең ресурс үзәге статусына ия. «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында көллият мәгариф-җитештерү кластерының үзәгенә әверелде.
Ике тугыз катлы йортның берсендә эшләр тәмамланган инде, икенче блокны ремонтлау агымдагы ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бүлмәләрне һәм подъездларны бизәү эшләре, тәрәзәләрне, ишекләрне монтажлау, электромонтаж эшләре, аз агымлы челтәрләрне монтажлау, вентиляция һәм керү төркемнәрен урнаштыру эшләре алып барыла. Федераль һәм республика бюджетларыннан 270 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
2025 елда старт алган студентлар тулай торакларына капиталь ремонт буенча федераль программа «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында Россия Президентының 2030 елга 800 университет тулай торагын модернизацияләү буенча йөкләмәсен үтәү йөзеннән гамәлгә ашырыла. 2025 елда беренче дулкын кысаларында 31 тулай торак ремонтланган – бу студентлар өчен 13,3 меңнән артык урын. 2026 елдан 2028 елга кадәр ремонтлау планлаштырылган тулай тораклар саны бөтен ил буйлап 120 мең студент өчен 280 бина тәшкил итә.