Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге проактив режимда яңа туган балалар өчен мәҗбүри пенсия иминияте системасындагы аерым шәхси счетның иминият   номерын (СНИЛС) рәсмиләштерүне дәвам итә

2026 елның 17 феврале, сишәмбе

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге яңа туган балалар өчен мәҗбүри пенсия иминияте системасындагы аерым шәхси счетның иминият  номерларын (СНИЛС) гаризасыз режимда рәсмиләштерүне дәвам итә.

Иминият номеры балага ЗАГС органнарында тууны теркәгәннән соң ук бирелә һәм ул гомер буе гамәлдә була. Россия Социаль  фондының төбәк бүлегенә белешмәләр кергәннән соң ачык шәхси счет турында мәгълүмат «Дәүләт хезмәтләре»порталында әнисенең шәхси кабинетына җибәрелә.

Әгәр ата-аналарның порталда расланган хисап язмасы булмаса, СНИЛСны Россия Социаль  фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең клиент хезмәтенә яисә күпфункцияле үзәккә шәхсән мөрәҗәгать иткәндә алырга мөмкин. Моның өчен паспорт һәм баланың туу турында таныклыгын күрсәтергә кирәк. Иминият номеры мөрәҗәгать иткән көнне бирелә.

"Баланың шәхси счеты номеры күпчелек дәүләт хезмәтләрен рәсмиләштергәндә кулланыла-социаль түләүләрне һәм ана капиталын билгеләүдән алып мәҗбүри медицина иминияте полисын алуга һәм медицина оешмасына беркетелүгә кадәр. Киләчәктә СНИЛС хезмәт эшчәнлеген раслау өчен дә, пенсия хокукларын формалаштыру өчен дә кирәк булачак», — дип сөйләде Россия Социаль  фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

СНИЛС 11 цифрдан тора һәм бер тапкыр бирелә. Ул фамилия алышынганда яки документлар югалганда үзгәрми. Хезмәтләр алу өчен кәгазь иминият таныклыгы таләп ителми — ата-аналарның берсенең шәхси кабинетында карарга мөмкин булган шәхси счет номерын белү дә җитә.

Баланың СНИЛС турындагы мәгълүмат ЗАГС, социаль фонд һәм «Дщълщт хезмщтлщре» порталы системаларында анкета мәгълүматлары туры килгән очракта әнисенең шәхси кабинетында чагыла. Әгәр фамилия алмашынганнан соң мәгълүматлар яңартылмаса, баланың СНИЛСы турында мәгълүматлар барлыкка килмәскә мөмкин, бу очракта шәхси мәгълүматларны актуальләштерергә кирәк.

Социаль ярдәм чаралары, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең түләүләре һәм хезмәт күрсәтүләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль  фонды сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда: ВКонтактеда, Одноклассники һәм Телеграмда табарга мөмкин.

Өстәмә мәгълүмат яисә консультация алу өчен гражданнар Бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә алалар— 8 800 100 0001 (төбәк линиясе тәүлек буе эшли – 24/7, шалтырату бушлай).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International