Очрашуда район башлыгы Роберт Искәндәров, «Бондюжский» территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Рәмзия Әхмәдиева, район прокуроры Алсу Сәлахетдинова, шулай ук Совет һәм Башкарма комитет Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.
Территориаль-иҗтимагый үзидарә эшчәнлеге турында рәисе Рәмзия Әхмәдиева хәбәр итте.
«Бондюжский» территориаль иҗтимагый үзидарә мәйданы буенча икенче урында тора һәм шәһәребезнең өчтән бер өлешен алып тора. Ул 37 күпфатирлы йортта һәм 350 шәхси хуҗалыкта яшәүче 6800дән артык кешене берләштерә.