Дәүләт Думасы «РФдә мәгариф турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында канун кабул итте, студентлар гаиләләренең торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина: «Студент елларында торак мәсьәләсе, беренче чиратта, яшь гаиләләр өчен бик мөһим, бигрәк тә балалары туса. Кабул ителгән инициатива балалы яки никахлашкан студентларның тулай торакта аерым торак алуга өстенлекле хокукын ныгытып, әлеге проблеманы хәл итәргә тиеш. Шул рәвешле, югары уку йортында укучының гаиләсе аның белән бергә яши алачак».
Югары уку йортларында бүген 28 меңнән артык студент гаиләсе белем ала. Сораштырулар буенча, студентларның 60% ы гаилә корырга тели, әмма укучыларның 3,3% ы гына никахта тора.
Моннан тыш, кабул ителгән документ нигезендә, университетлар һәм институтлар студентлар гаиләләре өчен каралган торак биналар саны турында мәгълүмат алу мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш булачак.