Менделеевск муниципаль районы Советының зур залында шәһәр һәм район җитәкчеләре катнашлыгында киңәшмә узды, аны районың башлыгы, Менделеевск муниципаль районы Советы рәисе Привалов Игорь Анатолий улы үткәрде.
Үткән атнадагы оператив хәл турында Россия эчке эшләр Министрлыгының Менделеевск районы бүлеге җитәкчесенең урынбасары А.Мищихин хәбәр итте.
Райондагы мәдәният үсеше турында П.Миронов сөйләде. Балалар социаль приюты “Камские зори”эшчәнлеге турында директор И.Зиятдинова хәбәр итте. А.Талыпова Балалар сәнгать үзәгендә алып барган эш буенча чыгыш ясады.