Менделеевскида химия буенча «Менделеев токымнары» III Бөтенроссия олимпиадасына старт бирелде

2026 елның 28 феврале, шимбә

Быел бөтен илдән 833 гариза килгән, бу үткән ел белән чагыштырганда йөзгә диярлек күбрәк. Финалга иң көчле катнашучылар чыкты, һәм нәкъ менә аларны бүген безнең шәһәрдә сәламләделәр. 

Лицейда балаларны шәхсән Менделеевск районы башлыгы Роберт Искәндәров, «Аммоний» АҖ генераль директоры урынбасары Юрий Разбежкин һәм КФУның өстәмә белем бирү буенча проректоры Илнур Хәйруллин сәламләде.

Балаларга видеоэлемтә аша олимпиада попечителе Роман Троценко, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм «Азот» дәүләт корпорациясе генераль директоры Всеволод Бебутов мөрәҗәгать итте. 

Олимпиада «Аммоний» АҖ ярдәмендә уздырыла, оештыручысы-Казан федераль университеты. Ул Россия мәктәп укучылары олимпиадалары Советы исемлегенә кертелгән (2 дәрәҗә), һәм аның җиңүчесе югары уку йортына керү сынауларыннан башка керү хокукына ия була.

Алда катнашучыларны ике көн дәвамында теоретик һәм практик сынаулар көтәчәк,  аларга тирән белемнәрен генә түгел, стандарт булмаган фикер йөртә һәм лабораториядә эшли белүләрен дә күрсәтергә туры киләчәк. 

Быел приз фонды 1,5 млн сумнан 2,2 млн сумга кадәр арттырылган. Җиңүчегә 150 мең сум, призерларга 50 мең сум бирелә. Шундый ук премияләр остазлар өчен дә каралган, ә абсолют җиңүчегә Олимпиада попечителенең махсус призы тапшырылачак.

Иң яхшыларның исемнәре 3 мартта ук билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International