Район башлыгы Роберт Искәндәров муниципаль берәмлекләр Советы Президиумы утырышында катнашты

2026 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Район башлыгы Роберт Искәндәров Казанда Муниципаль берәмлекләр Советы Президиумы утырышында катнашты, утырыш Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашында узды.

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә җирле үзидарә турында яңа Федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә республика законнарындагы үзгәрешләр, атап әйткәндә, дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары арасында, шулай ук муниципалитетлар арасында вәкаләтләрне бүлү иде.

Татарстанда җирле үзидарәнең ике дәрәҗәле моделе саклана, закон проекты республикада муниципалитетлар эшчәнлеген оештыру үзенчәлекләрен билгели, аны Татарстан Дәүләт Советына 2026 елның 1 июненә кадәр кертәчәкләр.

Тагын бер мөһим тема-эчә торган суның сыйфаты, су белән тәэмин итү чыганакларын санитар саклау зоналарын һәм каты көнкүреш калдыклары полигоннарының санитар-саклау зоналарын оештыру. Роспотребнадзорның республика идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина проблемалы мәсьәләләрне билгеләде һәм объектларны нормаларга туры китерү буенча аңлатмалар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International