Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен мөмкинлекләр

2026 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле эшмәкәрләр!

"Татарстан Республикасы Дәүләт заказы буенча агентлыгы" АҖ (алга таба - агентлык) Республика маркетинг үзәге администраторы функцияләрен башкара. Республика маркетинг үзәге Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына сатып алу процедураларында катнашу, продукция китерү һәм табыш алу мөмкинлеген республиканың куллану базарларында гына түгел, ә илнең башка төбәкләрендә дә бирә ала.

Моның өчен ТР Республика маркетинг үзәгендә  "Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм" бүлеге бар (сылтама http://smb.zakazrf.ru/). Бу бүлектә "Төбәкләрнең агымдагы ихтыяҗы" ресурсы булдырылды һәм актуаль хәлдә саклана (сылтама http://smb.zakazrf.ru/html/id/31 ), Менделеевск районының кече бизнесы чиктәш территорияләрдәге заказлар турында мәгълүмат алырга мөмкин.

Атна саен пәнҗешәмбе көнне 10: 00 дә бушлай укыту вебинарлары үткәрелә.

Вебинарларда теләсә кайсы кеше катнаша ала. Вебинар тыңлаучылар саны чикләнмәгән.

Катнашу өчен сылтама: https://my.mts-link.ru/j/agzrt/13205680561cu

Теркәлгәндә Менделеевск муниципаль районын күрсәтүне сорыйбыз. Барлык сораулар буенча "Республиканың дәүләт заказы агентлыгы" акционерлык җәмгыятенең җаваплы белгече Щеботнева Элина Мохтар кызына 8 (843) 212-13-19 телефоны аша мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International