Бүген "Татарстан Респубикасында җирле үзидарә турында "Татарстан Респубикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында" Татарстан Республикасы законы проектын тикшерү буенча киңәшмә узды.
Киңәшмә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева рәислегендә узды.
Очрашу барышында катнашучылар тәкъдим ителгән төп үзгәрешләрне карадылар, аларның җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә йогынтысы турында фикер алыштылар.
Мондый фикер алышулар уйланылган карарлар эшләргә һәм район халкы мәнфәгатьләрендә җирле үзидарә системасын нәтиҗәле үстерүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.