Менделеевск районы Башлыгы Роберт Искәндәров язгы ташуны кисәтү эшләренең барышын карады

2026 елның 23 марты, дүшәмбе

Бүгенге көндә боз кузгалмаган әле. Мөмкин булган су басуларны кисәтү өчен киләсе атнадан әйләнмәле экскаватор кизү тора башлаячак-кирәк булганда бозны вату буенча эш башкарылачак.

Профилактик чаралар шәһәрдә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә башлыклар һәм Башкарма комитет белән берлектә алып барыла.

Штаттан тыш хәлләргә әзер: ашыгыч эшләр өчен ике экскаватор әзерләнгән, су суырту өчен кирәкле җиһазлар — насослар, җиңсәләр һәм башкалар бар.

Өстәмә рәвештә су агызу чаралары эшләнә-Горький һәм Клубасты урамнарында су агызуны оештыру планлаштырыла.

Кар эрү дәвам итә һәм тотрыклы режимда бара. Вәзгыять даими контрольдә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International