Район Башлыгы Роберт Искәндәров "Россиянең җинаять-үтәтү системасын үстерүгә керткән өлеше өчен" көмеш медале белән бүләкләнде.
Бүләкләү тантанасы " Россия Татарстан Республикасы буенча җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсенең төбәкара уку үзәгендә җинаять-үтәтү системасы хезмәткәре көненә багышланган чара кысаларында узды.
Бу көнне хезмәт хезмәткәрләрен, ветераннарын һәм үзара хезмәттәшлек итүче структуралар вәкилләрен хөрмәтләделәр. Чараны Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы эчке хезмәт генерал-майоры Эдуард Хиалеев ачып җибәрде. Котлаулар белән шулай ук ведомствоның элеккеге җитәкчесе Дәүфит Хәмәдишин чыгыш ясады.
Көмеш медаль белән Роберт Искәндәров Россия Федерациясе җинаять-башкарма системасына йөкләнгән бурычларны үтәүдә ярдәм күрсәтүдәге казанышлары, шулай ук җинаять-башкарма системасы учреждениеләре белән хезмәттәшлекне үстерүгә керткән өлеше өчен бүләкләнде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге медаль Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең II дәрәҗә ведомство бүләге булып тора һәм җинаять-үтәтү системасын үстерүгә зур өлеш керткән, дәүләт бурычларын гамәлгә ашыруда актив ярдәм күрсәткән өчен бирелә.
Лаеклы бүләк белән котлыйбыз!