Безнең территориаль иҗтимагый үзидарәләр Татарстан Республикасында иң яхшылар рәтендә!

2026 елның 23 марты, дүшәмбе

2025 ел йомгаклары буенча "Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе " республика конкурсына йомгак ясалды.

🥇«Бондюжский» территориаль иҗтимагый үзидарәсе — өченче категориядә җиңүче!
🥈«Поселок» территориаль иҗтимагый үзидарәсе— призерлар рәтендә!

Татарстан муниципаль берәмлекләре Советында республика хакимият органнары вәкилләре катнашында конкурс комиссиясе утырышы узды. Катнашучылар арасында-ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Илнур Гарипов, ТР Дәүләт Советы Комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, шулай ук министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре.

Быел конкурска бөтен республикадан территориаль иҗтимагый үзидарәләрдән 175 гариза бирелгән.

Конкурс гадәттәгечә өч категория буенча уздырыла:
• эре шәһәр округлары (Казан, Яр Чаллы)
• эре шәһәрләр
• кече шәһәрләр һәм авыл торак пунктлары

Гомуми приз фонды 73 млн сум тәшкил иткән, бу территорияләрне үстерүгә 120 грант.

Лаеклы җиңүегез белән котлыйбыз һәм территорияләрне үстерүдә һәм яңа инициативаларны гамәлгә ашыруда алга таба да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International