Беренчел профсоюз оешмалары активының оештыру мәсьәләләре буенча утырышы булды, анда төп үзгәрешләр һәм 2026 елга планнар турында фикер алыштылар. Ул беренчел профсоюз оешмалары рәисләрен берләштерде.
Республика профсоюз комитетының ышанычлы вәкиле Ләйсән Галиева эшнең төп юнәлешләре һәм актуаль инициативалар турында сөйләде:
- профсоюз әгъзалары өчен процентсыз заемнарның максималь суммасы арттырылды,
- максатчан юнәлешләр исемлеге киңәйтелде,
- гаризаларны кире кайтару срокларына һәм бирү тәртибенә төзәтмәләр кертелде.
Шулай ук «Мин Ватаным белән горурланам!" балалар рәсемнәре конкурсы, "БЕЗНЕҢ ПРОФСОЮЗ" фотоконкурсы һәм "Иң яхшы территориаль-тармак килешүе" республика конкурсы.турында хәбәр ителде.
Моннан тыш, киңәшмәдә Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында профсоюз әгъзаларының район бюджет оешмалары хезмәткәрләренең сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән спорт слетын уздыру тәкъдиме дә килде.
Профсоюзга кушылыгыз, конкурсларда һәм чараларда катнашыгыз, вакыйгалар үзәгендә булыгыз!