"Светофорик" юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары искә төшерә: юлда күренеп тор!

2026 елның 25 марты, чәршәмбе

"Мирас" татар гимназиясенең яшь инспекторлары педагог, юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отряды җитәкчесе Гөлсинә Фазылгали кызы Әминова белән "Юлда күренеп тор" акциясе кысаларында интернационалистлар бульварына чыктылар!

Балалар нәрсәләр эшләделәр:
 - яктылыкны кире кайтаручы элементларның (фликерларның) ни өчен шулай мөһим булуын кабатладылар;
- бу хакта шәһәр халкына сөйләр өчен урамга чыктылар.;
- үтеп баручыларга фликерлар-кечкенә куркынычсызлык ярдәмчеләре тапшырдылар;
- исләренә төшерделәр: караңгыда һәр фликер кеше гомерен саклап кала ала!

Фликер-ул мода аксессуары гына түгел, ә үзеңне кич һәм төнлә саклауның реаль ысулы.

Әйдәгез бергәләп урамнарыбызны куркынычсызрак итик! 

 "Юлда күренеп тор " - бу сүзләр генә түгел, ә кемнеңдер гомерен саклап кала ала торган кагыйдә. Үзегез һәм якыннарыгыз турында кайгыртыгыз - фликерны беркетегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International