2026 елның 19-21 мартында Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәсендә (Түбән Кама районы) Б.Ш. Исмәтуллоев истәлегенә багышланган бокс турниры узды. Турнирны уздыру "Россия спорты"дәүләт программасы бурычларына туры килә.
Ярышларда Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Менделеевск, Алабуга һәм Йошкар-Ола шәһәрләреннән 204 боксчы катнашты.
"Батыр " спорт мәктәбе боксчылары Менделеевск районыннан лаеклы чыгыш ясадылар һәм бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр:
1 урын-Нәҗипов Данир (тренеры Чулаков Динар)
2 урын — Нурисламов Инсаф
3 урын- ЩёкинТимур
3 урын-Барбарисов Евгений
(тренеры Марсель Шәфыйков)
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Россия спорты» дәүләт программасы массакүләм спортны популярлаштыруга һәм россиялеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән һәм 2025 елдан гамәлдә.