Менделеевскида язгы үзгәрешләр «ЭкоЯз‑2026» масштаблы экологик акциясеннән башланды: шәһәрнең мәгариф учреждениеләре беренче өмәләрне ата-аналар, балалар һәм педагоглар катнашында оештырды.
Инициатива «Экологик иминлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның бер өлеше булды һәм ул шәһәрдә тәртип урнаштырырга гына түгел, ә үсеп килүче буында әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш тәрбияләргә дә ярдәм итә.
Язгы кояшның җылы нурлары астында өмәләрдә катнашучылар бергәләп мәгариф учреждениеләре территорияләрен тәртипкә китерделәр. Узган атнада үзгәрешләр булды:
"Аленушка" 6 нчы балалар бакчасы;
"Алтын балык" 7 нче балалар бакчасы;
"Балачак планетасы" 11 нче балалар бакчасы;
"Кечкенә гений" 12 нче балалар бакчасы;
1 нче гимназия;
"Мирас " татар гимназиясе.
Өмәдә катнашучылар узган елгы яфракларны, чүп-чарны җыештырдылар, чәчәк түтәлләрен һәм уен мәйданчыкларын тәртипкә китерделәр. Хәзер территорияләр җылы көннәргә һәм балаларның актив йөрүләренә әзер.
"Бүген бездә чын хезмәт бәйрәме. Без балаларыбыз йөрер өчен участоклар әзерләп, файдалы эш эшләп кенә калмадык, фикердәшләребез арасында да вакытны бик әйбәт уздырдык. Кешеләрне уртак максат берләштергәнен күрү күңелле», - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты 11 нче балалар бакчасында тәрбияләнүченең әнисе.
Уртак хезмәт һәркемнең инициативасы, чиста һәм уңайлы мохит булдыруда катнашу никадәр мөһим икәнен ачык күрсәтте. Мондый чаралар шәһәрнең йөзен яхшыртып кына калмый, алар берләштерә, балаларны җаваплылыкка һәм табигать турында кайгыртырга өйрәтә.
Илкүләм проектның максаты-экологик иминлекне яхшырту өчен әйләнә-тирә мохитне саклау һәм торгызу.