21-23 март көннәрендә Болгар шәһәрендә 18 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Ярышларны уздыру "Россия спорты" дәүләт программасы бурычларына туры килә. Ярышларда республиканың барлык шәһәрләреннән 200дән артык иң көчле спортчы катнашты.
Менделеевск районыннан «Батыр» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады. Алар лаеклы урыннар яулап, югары әзерлек һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр:
2 урын-Арина Щербакова (тренеры Хөснетдинов Р.Р.)
3 урын-Милана Трошина (тренеры Хөснетдинов Р.Р.)
3 урын- Ульяна Блинова (тренеры Гыйльманов И.М.)
Шулай ук аерылып тордылар:
- Камил Сөнгатов-5 урын (тренеры Р.Р. Хөснетдинов.)
- Вадим Макаров-5 урын (тренеры Гыйльманов И.М.)
- Тимур Корбанов -8 урын (тренеры Гыйльманов И.М)
- Арсений Ермаков-8 урын (тренеры Гыйльманов И.М)
- Адель Гыйззәтуллин -10 урын (тренеры Хөснетдинов Р.Р.)
- Рафаэль Гыймазов-8 урын (тренеры Хөснетдинов Р.Р.)
- Салават Мөфтәхетдинов-5 урын (тренеры Гыйльманов И.М)
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, "Россия спорты " - массакүләм спортны популярлаштыруга һәм россиялеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән дәүләт программасы.