Татарстан экспортерлары Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан ел саен уздырыла торган "Ел экспортеры. Россиядә эшләнгән" Бөтенроссия премиясендә катнаша алалар. Гаризалар 30 мартка кадәр кабул ителәчәк.

2026 елның 27 марты, җомга

Конкурсның төбәк этабы Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгы һәм аның ведомство буйсынуындагы оешмалар, шулай ук Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәмендә «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты буенча уздырыла.

Быел катнашучыларны яңартылган номинацияләр көтә: авыр сәнәгатьтән алып анимация һәм кино, мода, матурлык индустриясе һәм туризмга кадәр.Федераль округлар дәрәҗәсендә җиңүчеләрне агымдагы елның июлендә билгелиләр. Аннары, 2026 елның августында округ этабы нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны алган компанияләр арасыннан конкурсның федераль дәрәҗәдәге җиңүчеләре һәм призерлары сайлап алыначак.

Округ һәм федераль этапларның триумфаторларын бүләкләү тантанасы сентябрьдә Мәскәүдә узачак. Вакыйга Беренче канал белән партнерлыкта уза, бу киң колачны тәэмин итә һәм бөтен илгә Россиянең иң яхшы экспортерлары исемнәрен белергә мөмкинлек бирә.

Конкурска гаризаны түбәндәге адрес буенча бирергә була: Казан, Петербург ур., 28 йорт, 2 кат, 207 кабинет (9:00 дән 18:00 гә кадәр).

Шартлар белән тулырак конкурс сайтында танышырга була.

Югары уку йортлары студентлары шулай ук экспортлаучы компанияләрнең кейсларын хәл итеп катнаша алалар. Проектлар электрон почта аша  «экспорт кейсы»тамгасы белән кабул ителә: tatexport@yandex.ru  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International