«Семык – 2026 " бәйрәмен үткәрү буенча киңәшмә узды

2026 елның 30 марты, дүшәмбе

30 майда Менделеевск районында «Семык – 2026» республика  мари мәдәнияте бәйрәме узачак.

Администрациядә оештыру киңәшмәсе узды, анда масштаблы вакыйганы әзерләү һәм уздыруның төп мәсьәләләре турында фикер алыштылар. "Семык" — мари халкының иң хөрмәтле традицион бәйрәмнәренең берсе, ул җәй башлануын, буыннар бәйләнешен һәм ата-бабаларга хөрмәтне символлаштыра. Аның мәгънәсе өч мөһим башлангычны берләштерә: хәтер, чистарыну һәм яңару. 2026 елда бәйрәм янә Менделеевск җирендә - Ерыкса елгасы буенда урнашкан Илнәт авылы аланында узачак. Концепция кысаларында бай программа каралган:  театральләштерелгән йола гамәлләре, әйлән - бәйлән һәм халык уеннары,  фольклор коллективлар чыгышлары,  «Осталар шәһәре» һәм интерактив мәйданчыклар эше, балалар һәм яшьләр өчен чаралар. Быел Халыклар бердәмлеге елында  ата – бабалардан килгән йолалар һәм буыннар дәвамчанлыгы темасына аерым игътибар бирелде, бу исә «Семык-2026» бәйрәмен якты мәдәни вакыйга гына түгел, милләтара татулыкны ныгыту өчен дә мөһим мәйданчык итә. Республика халкын һәм кунакларын традицияләр, тирән эчтәлекле мәдәният белән тулы бу уникаль бәйрәмнең бер өлеше булырга чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International