"Кристалл" эстрада биюе халык ансамбле Мәскәүдә "Микс Данс" V Халыкара хореография сәнгате конкурс-фестивалендә Гран-при яулады һәм алты тапкыр "I дәрәҗә Лауреат" исеменә лаек булды!
«Кристалл» ансамбленең өлкән төркеме һәм төп составы дәрәҗәле конкурста район данын яклады. Җитди көндәшлеккә карамастан, катнашучылар югары әзерлек, артистлык һәм бердәмлек күрсәттеләр.
Чыгыш нәтиҗәләре:
I дәрәҗә лауреатлар:
ГРАН-ПРИ - "Ул сугыштан кайтмады"
Жюри ансамбльнең хореографик куелышларның югары дәрәҗәсен аерым билгеләп үтте, аларга иң югары бәя бирде. "Кристалл " коллективын лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз! Сезнең белән горурланабыз һәм яңа иҗади уңышлар телибез!