8 декабрьдә инвалидлар Мунайка авылының яңа ачылган клубында инвалидлар декадасына багышланган кичә үткәрелде

2013 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе





Оештыручылар кунакларны якты йөз белән каршы алдылар һәм төрле тәмлеткечләр белән сыйладылар. Бу вакытта сәхнәдә бию ансамбле “Серпантин” белән “Салават күпере” вокаль дуэты чыгыш ясадылар. Шулай ук Кирилл белән Валерия Бакаевлар һәм Мария Никифорова искиткеч матур шигыйрьләр сөйләделәр. Елена Созонова күңелле татар җырлары башкарды. Шулай ук Алабугадан килгән кунаклар һәм марий халык фольклор ансамбле "Ош пеледыш" үзләрнең сәнгать һөнәрләрен күрсәттеләр. Ансамбль җитәкчесе Людмила Федорова тамашачыларны үзенең рус җырлары белән куандырды. Алып баручы Н.Бакаева тамашачылар белән күңелле викторина үткәрде. Концертны Гәлүзә Петухова үзенең сакландыргыч җырлары белән тәмамлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International